С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Янил урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт» дигән экологик сәгать үткәрде. Балалар Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт итте. Китапханәче Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, ни өчен аны булдыру кирәклеге, ни өчен китап битләре төрле төстә булуы турында сөйләде. Балалар конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.