С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен Ләйсән Әхмәтова «Минем илем – минем хокукларым» дигән хокук дәресе үткәрде. Балалар илебез тормышын, аның гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документы турында белделәр.