Уен-викторина: «Туган якны беләсеңме?»

2023 елның 15 декабре, җомга

14декабрьдә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Манзарас авылының С.А. Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 10 сыйныф укучылары өчен, китапханәче Саттарова Л. Р. «Туган якны беләсеңме?» исемле уен-викторина үткәрде. Чара башында алып баручы туган ягыбыз Кукмара, аның байлыгы, табигате турында сөйләде, безнең төбәкне данлаган танылган кешеләрнең биографиясе белән таныштырды. Аннары катнашучылар, ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар. Һәр команданың бурычы-мөмкин кадәр күбрәк балл җыю. Иң күп балл җыйган команда җиңүче дипломы, ә икенче команда актив катнашкан  өчен грамотасы белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International