2023 елның 22-24 декабрендә боз сараенда 2013 елгы командалар арасында Кыш Бабай призына хоккей буенча турнир узды. Турнирда Ижевск шәһәренең «Умка», Буадан «Арктика», Кукмарадан «Ягуар», Кировтан «Союз», Алабугадан «Волки» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы, тренер Диас Сайфутдинов беренче урынны алды. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Артем Айгышев, «Иң яхшы бомбардир» номинациясендә Мәгъсүт Хаҗипов танылдылар.