21февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган, “Туган телгә - урын түрдә” дигән әңгәмә үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар шагыйрь Равиль Фәйзуллинның, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен сөйләделәр, жырлар башкардылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова, моңлы итеп, “Бик еракта идек без” дигән татар халык җырын башкарды. Чара ахырында килгән кунаклар бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар.