Әдәби сәгать: "Ана мәхәббәте нуры»

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

6 мартта «Пушкин картасы» проекты кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре, "Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбенең" 10нчы сыйныф укучылары өчен, «Ана мәхәббәте» исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында Н.А.Некрасов, С.Есенин, А.Ахматова, А. Твардовскийның әниләргә багышланган шигырьләре яңгырады. Чара ахырында балалар өчен өй шартларында сабын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан формасын, төсен һәм хуш исен сайлап алдылар һәм әниләргә бүләк әзерләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International