2024 елның 10-12 мартында Алабуга шәһәрендә 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды. Ярышларда башта 26 команда катнашты , әмма финалга 6 команда гына эләкте. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы, тренер Диас Сайфутдинов өченче урынны алды. Команданы һәм тренерны җиңү белән котлыйбыз. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Магсут Хазипов танылды.