13 март көнне матур табигатьле Лубян җирлеге чаңгы спорты яратучыларны кабат үзенә җыйды. Бүген анда Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы-2024» спартакиадасы үткәрелде. Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.
Чара "Сердәш" вокаль ансамбле һәм район мәдәният йортының аерым башкаручылары катнашында концерт-музыкаль программа белән үрелеп барды.