2025 елдан Россиядә ГТО нормативларын үтәгәндә салым чигерүе кертеләчәк.
Киләсе елдан планлы нигездә диспансеризация узучы һәм ГТО нормативларын үтәүче һәркемгә салым ташламасы биреләчәк, диде РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда.
Дәүләт башлыгы сәламәтлекләренә җаваплы карашлы кешеләрне дәртләндерергә кирәклеген билгеләп үтте.