2024 елның 30 мартында авыл җирлекләре арасында хоккей буенча турнир Спартакиада зачетына узды. Ярышларда 11 команда катнашты. Уеннар нәтиҗәсе буенча өченче урынны Сардекбаш командасы, икенче урынны Манзарас, беренче урынны Зур Кукмора командасы алды. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Рифат Төхбәтуллин, «иң яхшы яклаучы» номинациясендә Руслан Борһанов, «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Данияр Вәлиев танылдылар.