Апрель башында бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Манзарас авылы китапханәчесе һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән берлектә "Кошлар - безнең дуслар"чаралары оештырылды. Чара барышында балаларны кошлар дөньясы белән таныштырдылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балалар бергәләп табышмакларны чиштеләр, викторинада катнаштылар.