Эковесна-2024

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Халыкара кошлар көне-ел саен апрель башында билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Кошлар табигатьнең бер өлеше булып тора. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, басуларны һәм бакчаларны саклаучылар. Ел саен алар безгә үз канатларында яз алып киләләр.

1 апрельдә Кукмара шәһәренең 4нче номерлы “ Ләйсән” балалар бакчасында «Кошлар көне» дигән тематик көн оештырылды, аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру гына түгел, ә күп кенә файдалы һәм игелекле эшләр башкару иде.Бу чара уртанчылар төркемендә йөрүче балалар белән уздырылды.

Билгеләнгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды: балаларның экологик грамоталылыгын үстерү, әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну формалаштыру, балаларда экологик аңны үстерү, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт омтылышын тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашу теләге.

Бу көнне балалар табышмаклар чиштеләр, тавышлары буенча кошларны аерырга өйрәнделәр, уйнадылар, кәгазь битендә кош рәсеме ясадылар, кошлар сурәтләнгән иллюстрацияләрне һәм фотоларны карадылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр.

Тематик көн азагында балалар канатлы дусларга сакчыл карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Тематик көн «кошларны яратыгыз һәм аларга ярдәм итегез! " девизы астында узды.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International