МБУ "Ялкын" яшьләр үзәге грантын яулады

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

МБУ "Ялкын" яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы грантын яулады һәм Кукмара районының волонтерлык үсеше өчен 540 мең сумлык сертификат алды. Иң актив волонтерлар 2024 елның сентябрендә Россиядә беренчеләрдән булган “Добрый” волонтерлар лагерена бара алачак, һәм иң актив балалар заманча брендлы аксессуарлар алачак. Ел ахырында иң актив волонтерларны истәлекле бүләкләр көтә.
Кукмара районының волонтерлар командасында булырга теләүчеләр, “Игелекле Кукмара” волонтерлык узәгенең җитәкчесе, "Ялкын" яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Пахомова Г.Н. белән элемтәгә керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International