Территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында 9 апрельдә Починок-Кучук авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны территориясен җыештыру оештырылды. Җыештыру барышында мәктәп ишегалды, җәяүлеләр юлы, ауган агач ботаклары, узган елгы яфраклар һәм коры үлән чистартылды.