Авыл җирлекләре башлыклары Туембашта узган семинар-киңәшмәдә катнашты

2013 елның 11 октябре, җомга

Туембаш авылында районыбызның барлык авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Биредә авыл җирлекләре башлыклары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Бөек Ватан сугышында вафат булган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәл янында, мәдрәсәдә, быел капиталь ремонттан соң ачылган мәктәптә булдылар. Авылның көнкүреше, эшмәкәрлек тармагы белән таныштылар. Семинарда һәрбер авылның зиратларын чистарту-тәртипкә китерү, агач утырту, авыл халкын диспансерлаштыруга җәлеп итү һәм башка көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International