Язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулу уңаеннан Кукмарага зур кунаклар килүе көтелә

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

25–27 октябрьдә Казанда кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар үтәчәк. Аларда Кыргызстан Республикасының мәдәният министры Солтан Аким улы Раев та катнашачак. 27 октябрьдә әлеге чара кысаларында кунаклар Кукмарага да  киләчәкләр, Мәчкәрә  авылы, Кукмара 1нче гимназиясендә, төбәкне өйрәнү  музеенда булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International