2024 елның 1 ноябрендә чаңгы базасында «Айрус» шәхси сак предприятиесе призларына Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Төньяк йөреш буенча «Кукмара тавы» фестивале узды.
«Россия Пенсионерлар берлеге» нең Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Төхвәтуллин барлык катнашучыларга сәламәтлек, озын гомер һәм спортта уңышлар теләде. Призерларга «Айрус» шәхси сак предприятиесе генераль иганәчесе, «Чиста шәһәр», «Инженерлык челтәрләре» истәлекле бүләкләр тапшырдылар.