2013 елның 26 октябрендә Кукмара районының ЗАГС бүлегендә Гариповлар Нурислам Әхмәтгали улы һәм Миннегөл Гәйфи кызының 60-ел бергә тора башлау уңаеннан бәйрәм чарасы булып үтте.

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле Гариповлар гаиләсе Нурислам абый һәм Минегөл апа 60 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гомер кичергәннәр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар бәхетле дәү әти белән дәү әни, 13 оныклары һәм 10 оныкчыклары бар.

   Авыр мизгелләрдә бер-береңә терәк булып, бер-береңә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп 21900 көн гомер кичергәннәр. Бу чарада юбилярлар районның истәлек китабына куллар куйдылар, яшь чакларын искә тошереп, балдак алыштылар, милли татар ризыгы чәк-чәк белән бер-берсен сыйладылар һәм яшь гаиләләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Кукмара ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Таһир кызы Латыйпова юбилярларга бриллиант Таныклык тапшырды, истәлекле бүләк һәм чәчәк бүләк ителде. Аларның исемнәре районның истәлек китабына кертелде.

     Без аларга исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер теләп калабыз. Тимер туегызны да биш елдан тигезлектә каршыларга насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International