Кукмара картингчылары ярышта сынатмады

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

Район ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда картинг ярышы узды. Анда Мамадыш, Балтач һәм Кукмара картчылары “Стриж”, “Пилот”, “125-А”, “125-Б”, “Восход” төркемнәрендә көч сынашты. Әлеге ярыш Автомобильчеләр һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылды. Кукмаралылар түбәндәге урыннарда:

“Стриж”да Инсаф Ибраһимов – беренче, Айзат Садиков - өченче, “Пилот”та Инсаф Ибраһимов – дүртенче, “125-А”да Айзат Садиков, “125-Б”да Расим Галимов – беренче, Марсель Садиков – икенче, “Восход”та Марсель Садиков – икенче, Илназ Артемьев өченче урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International