Кукмара района баскетболчылары Республика беренчелегендә икенче урын яуладылар

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе

23-27 октябрьдә Питрәчтә 1997-1999 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча Республика беренчелеге узды. Кукмара данын тәҗрибәле тренерлар Шаймарданов Ильмар, Билянин Александр, Васильев Вячеславларның шәкертләре яклады. Үз группаларында алар Балтач, Буа, Спас, Сарман, Азнакай районнарын җиңеп полуфиналга чыктылар.  Полуфиналда Арча командасы белән очрашып җиңүгә ирештеләр. Финалда янә Буа командасы белән очраштылар, 23:25 нәтиҗәсе белән икенче урынга лаек булдылар. Тренерларны, спортсменнарны җиңуләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International