“Чулпан”га да 30 тулды

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Кукмара бистәсенең 2нче номерлы “Чулпан” балалар бакчасы үзенең олы юбилеен - 30 яшь тулган туган көнен билгеләп узды.

Әйе, әйткәндә җиңел булса да, уйлап карасаң нинди озын гомер бит ул 30 ел! Әлеге дәвердә бакчада 1000нән артык бала тәрбияләнгән! Димәк, әлеге диварлар шулкадәр баланың тавышын ишеткән, сөенечләрен күргән! Бүгенге көндә дә бакчага бик яратып һәм теләп 158 бала йөри. Аларның көннәре күңелле һәм файдалы үтсен өчен бердәм һәм тәҗрибәле коллектив армый-талмый көч куя. Билгеле, чиксез рәхмәтләргә лаек булган тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, шәфкать туташы, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр эшли бу бакчада. Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белеп эшләү өчен табигатьтән бирелгән сихри көч, сәләт белән бергә көндәлек тырышлык таләп ителә... Һәм шушы коллективны рухи яктан көчле, таләпчән, мөлаем мөдир Ландыш Идиятуллина җитәкли. Бакча тормышының, һәр бинаның сакланышында аның өлеше, әлбәттә, бик зур. Бакча күзгә күренеп көннән-көн матурая. Ул бакчада төрледән-төрле әкият геройлары дисеңме, урап алган гөлләр дөньясы, җәен берсеннән-берсе матур чәчәкләр үсеп утыру - болар барысы да бакчага ямь биреп тора.

Бәйрәм булгач, бәйрәм ...Нинди бәйрәм кунакларсыз була?! Өстәл табыны артында күп еллар хезмәт куйган ветераннар һәм мәгариф идарәсеннән кунаклар бар иде. Бәйрәм кичәсе нәфис сүз, җырлар, шаян биюләр белән үрелеп барды.

Алга таба да коллективка иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрендә бәхет һәм шатлыклар теләп калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International