1 ноябрьдә район мәдәният йортында хәрби хезмәткә алынучы егетләрне озату кичәсе булды. Егетләр алдында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р. Галиева чыгыш ясады. Шулай ук армия сафларына алынучы егетләгә районның хәрби комиссары Р. Гайфиев үзенең теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерде. Кукмара 4 нче мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен укытучы, отставкадагы гвардия капитаны Шакиров А. армия тормышында булган вакыйгалар турында сөйләде. Кичә барышында тамашачылар каршында районның үзэшчән сәнгать артистлары чыгыш ясады.