24 октябрьдә Мамадышта шахмат һәм шашка буенча бишенче республикакүләм турнирның зона этабы узды. “Буыннар бәйләнеше” дигән символик исем алган ярышларда Кукмарадан Закирова Маргарита шашка буенча беренче, ә Азат Сабитов өченче урын алды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Кукмара командасы дүртенче урынга чыкты. Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!