Район Башлыгының бәйрәм котлавы

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Халыклар бердәмлеге һәм  Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан района халкын бәйрәм белән котлады.

-       Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия.Халыклар бердәмлеге илдәге социаль –икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социалҗ һәм икътисадый мәсьәләләрне  хәл итү нигезенә, иҗтимагый –сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи –әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде.  Районыбыз халкы әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый, Ел дәвамында халык хуҗалыгының һәр тармагында күркәм нәтибәләргә ирешелде. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татаулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күнел тынычлыгы телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International