Халыклар дуслыгы һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чарасы

2013 елның 8 ноябре, җомга

5 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыклар дуслыгы һәм Татарстан Республикасы конституциясе көненә багышланган “Туган җирем мактала халкыбыз җырларында” дип аталган зур бәйрәм концерты оештырылды. Концертта районның иң яхшы фольклор, бию коллективлары, Кукмара сәнгать мәктәбенең вокаль ансамбльләре, аерым үзэшчән башкаручылар, Зур Сәрдек авылы мәдәният йорты халык театры артистлары катнашты. Бәйрәм чарасын котлау сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галиева Рузлия ачты. Концерт программасыда районыбызда яшәүче барлык халыкларның милли сәнгате чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International