Район эчке эшләр бүлеге ветераннарын ресторанда хөрмәтләделәр

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бәйрәм уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан ветераннарны районыбыз ресторанында хөрмәтләделәр. Бәйрәмне Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын алып баручы Рамил Нургалиев ачып җибәрде һәм үзенең изге теләкләрен юллады, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

-Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сез әле һаман да сафта. Без авырлыкларны да, шатлык-сөенечләрне дә бергә уртаклашабыз. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәм, саулык-сәламәтлек телим, - диде ул. - Бүгенге бәйрәм район җитәкчелеге белән бергә оештырылды. Моның өчен барыбыздан да зур рәхмәт.

Шулай ук бу көнне полициянең участок уполномоченные Илнур Хаевны лаеклы ялга озаттылар. Очрашып-сөйләшү мул табын артында үтте. Район үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт, җырчыларның, алып баручыларның чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Бер очрашу – үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр. Игътибар, хөрмәт күрсәтүгә ветераннар бик сөенде.

-Хезмәт иткән чорда без бер гаилә кебек дус-тату идек. Ветераннарны бергә җыйганыгыз өчен зур рәхмәт, - диделәр алар.

Ветераннар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International