Кукмара 3нче урта мәктәбендә, 1а һәм 4а сыйныфы укучылары белән берлектә, юлда дөрес йөрү кагыйдәләре буенча интеллектуаль чара уздырылды. Бу чарада төрле бәйгеләр, уеннар үткәрелде, табышмаклар, мәкальләр әйтелде. Чарага фәнни программаны финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Елена Яковлева чакырылган иде. Ул укучыларга юлда дөрес йөрү кагыйдәләре буенча үз тәҗрибәсеннән чыгып әңгәмә оештырды. Шулай ук ул мәктәбебезгә бик күп төрле бүләкләр белән дә килгән иде. Һәрбер балага юлда дөрес йөрү кагыйдәләре буенча китаплар бүләк итте.