.jpeg)
Кар эреп беткәч, һавада язның беренче сулышы сизелгәч, иртә чәчәкләр күренә башлый. Яшел патшалык уяна һәм безгә үзенең беренче бүләкләрен китерә! Безнең бурыч балаларда матур чәчәкләргә соклану теләген формалаштыру, аларга сакчыл карау. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уйнап чәчәк төзелеше турында белемнәрен ныгыттылар, яңа бакча, кыр, бүлмә, урман чәчәкләре белделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, чәчәк бәйләме җыйдылар, буяулар буядылар. Чәчәкләр турында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, бакчада һәм өйдә тәрәзә төбендә нинди чәчәкләр үсүе турында сөйләделәр. #ЭКОяз #ЭКОяз 2025