Татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелегендә Кукмара спортчылары да уңышлы чыгыш ясады

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Казан шәһәрендә 1997-98 елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. 15 төбәктән килгән көрәшчеләр арасында Кукмара вәкилләре дә бар иде.

Олыяздан Нәфис Галиев 75 килограммлы үлчәү категориясендә барлык көндәшләрен отып, Россия чемпионы дәрәҗәсенә иреште. Остазы Таһир Әхкәмов булган Иске Пенәгәр көрәшчесе Рәзил Фәйзрахманов 60 килограммлы үлчәү категориясендә көмеш медальгә лаек булды.

Нуретдин ЗЫЯТДИНОВ, тренер

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International