Хәзерге заман мәгариф системасы җәмгыятькә файдалы, конкуренциягә сәләтле шәхес тәрбияләүне таләп итә. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Һәр укучының дөньяга, фәнгә, мәдәниятка үз ачкычын табуы мөһим. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Район мәктәпләрендә сәләтле балалар белән эш махсус программа нигезендә алып барыла. Һәр фән буенча укытучыларның сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары бар. Сәләтле укучы тәрбияләү, чын мәгънәсендә, күпкырлы хезмәт һәм төрле интеллектуаль чараларда һәм бәйгеләрдә катнаша башлагач, ул үзенең җимешләрен бирә башлый, әлбәттә.
Районыбыз укучылары районда гына түгел, республика һәм россиякүләм чараларда да актив катнашып килә. Бу исә, үз чиратында укытучының, шулай ук әти- әнинең бала белән өстәмә рәвештә шөгелләнүенә чын дәлил булып тора.
Елдагыча “Мәгариф” приоритет националь проекты кысаларында талантлы яшьләрне үстерү максатыннан премия бирелә. 2012-2013 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, Татарстан республикасының һәм Россия федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге премиягә Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Мәрсетдинова Ләйсән (җит.- Пикуш Н.И.), 11 нчы сыйныф укучысы Кузнецов Роман (җит.- Кузнецов А.В.), Нырья урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Николаева Лариса (җит.-Васильева Н.В.) лаек булды. Без аларга алга таба да зурдан зур уңышлар теләп калабыз.
Гимадиева Йолдыз
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры