13 ноябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсенә балалар бакчасына йөрүче нәниләр (17 бала) тәрбияче апалары белән экскурсиягә килделәр.

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

13 ноябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсенә балалар бакчасына йөрүче нәниләр (17 бала) тәрбияче апалары белән экскурсиягә килделәр. "Салават күпере" журналының соңгы санына күзәтү ясаганнан соң, алар өчен "Ачык сәхнә" оештырылды. Һәр бала үзе белән таныштырганнан соң, өйрәнеп килгән шигырен сөйләде. Ә без - тамашачылар булдык. Урында утыручы балалар чыгыш ясаучы балага сораулар бирделәр. "Хәзер елның кайсы фасылы?", "Син нинди республикада яшисең?", "Шүрәле" әкиятен кем язган?", "Герой шагыйрьне беләсеңме?", "Газинур Морат кем ул?", "Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?", "Син кемнәр белән яшисең?" кебек сорауларга балалар бик матур җаваплар бирделәр. Чыгыш ясарга чыккан һәр балага иптәшләре мактау сүзләре әйтеп зурладылар. Мәсәлән, "Ясминә матур", "Камилә уңган" , "Иделия тапкыр!", "Госман тәртипле", "Дамир тиктормас", "Мәүлет маладис!" дип иптәшләренең күңелләрен күрделәр. Һәр бала чыгыш та ясады, сорау да бирде. Бу шөгыль балаларның үзләренә дә бик ошады. Ахырдан фойега төшеп хәрәкәтле уеннар оештырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International