«Гаилә» милли проекты кысаларында Алабугада модель китапханәләрнең республика семинары узды. Быелгы очрашу А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе базасында үтте. Катнашучылар яңа буын китапханәләрен үстерүнең заманча алымнарын тикшерде, инновацияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты.Семинар башланыр алдыннан Алабуга муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» директоры Анна Игоревна Кульченко һәм хезмәткәрләр яңартылган китапханәләр буенча экскурсия үткәрде, гамәлгә ашырылган проектлар, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр һәм китапханәгә килүчеләрне җәлеп итүче чаралар турында сөйләде.Семинарда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасының Яшьләр китапханәсе директорының инновацион һәм методик эшчәнлек буенча урынбасары Н.А. Шайтанова чыгыш ясады, модель китапханәләрнең төбәкнең мәдәни үсешендәге әһәмиятен билгеләп үтте. Алабугада модель балалар китапханәсе булдыру турында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Юлия Владимировна Назипова сөйләде.Семинарда безнең команда да катнашты: директор Резида Хәкимулловна һәм модель китапханә хезмәткәрләре. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде, укучылар белән эшләүнең яңа форматларын тәкъдим итте.Семинар кысаларында Татарстан һәм Россиянең алдынгы китапханәләре вәкилләре, китапханә эше һәм мәгариф өлкәсендә белгечләр чыгыш ясады. Чара ахырында түгәрәк өстәл узды, анда казанышлар, актуаль мәсьәләләр һәм модель китапханәләрне үстерү перспективалары тикшерелде.Кунаклар өчен Алабуга музейлары буенча экскурсия оештырылды, шәһәрнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудырылды.