Халыкара песиләр көне

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

15 ноябрь көнне балалар китапханәсендә, Халыкара песиләр көненә багышланган “Мурляндия иленә сәяхәт” дип аталган чара узды. Песиләр турында презентация һәм әңгәмә Кукмара №1 Гимназиясенең 3 сыйныф укучыларында искиткеч кызыксыну уятты. Балалар песиләр турында бик күп мәгълүмат алдылар: песиләрне ничек кулга ияләндергәннәр, аларның нинди төрләре була, ничек бер-берләре белән аралашалар, нинди дәвалау үзлекләренә ия. Чараның уен өлеше – “Мине таны” әкияте буенча викторина, “Песине яса”, “Мәкальне җый”, “Песиләр телен беләсезме?”, “Лабиринт” конкурлары балаларның күңеленә  хуш килде. Шулай ук балалар, китапханә фондыннан этләр һәм песиләр турындагы китап-журналлар белән таныштылар, өорт хайваннары турында иң яхшы әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. Чараны балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мукминовна әзерләде һәм алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International