Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Быелгы шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының уеннары уңышлы гына тәмамланып килә. Халкыбызның яраткан бу сәхнә сәнгате соңгы елларда яңа сулыш, яңа үсеш алды. Моңа этәргеч булып республика күләмендә үткәрелә торган татар телендәге  КВН уеннары тора. Бу сезон безнең районыбыз җыелма командасы өчен дә уңышлы тәмамланды. Районыбызны республика бәйгесендә Кәркәүеч авылы яшьләреннән торган “Гаптери акчалары” төркеме яклады. Район чемпионатында призлы урынны алып бу төркем республика уеннарында зона сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап ярымфинал уеннарында катнашырга лаек дип табылды. Казанда Халыклар дуслыгы йортында үткән ярымфиналда “Гаптери акчалары” матур чыгышлары белән тамашачылар күңелен яулады. Әйтеп китәргә кирәк бу төркем мондый уеннарда беренче тапкыр катнашты һәм алдагы елларда яңадан да яңа уңышларга ирешер дип ышанып калабыз. Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының районыбыз төркемендә Кәркәүеч урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Рәис Әхмәтзакиров, 10 сыйныфтан Нияз Сабиров, 11 сыйныфтан Айсылу Равилова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Индира Гайфуллина, Илюсә Миңнемуллина, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты Нәфис Гайфуллин һәм Кукмара халык театры артистлары Рөстәм, Раушан Зиннуровлар катнашты. Бу төркемне оештыруда һәм ярдәм күрсәтүдә Кәркәүеч урта мәктәбе директоры Ахмәтҗанов Илгиз Агмаловичка, Кәркәүеч мәдәният йорты директоры Насыров Гаффан Хаевичка  һәм сәгать җитәкчесе Гайфуллина Венера Ильфатовнага  олы рәхмәтебезне белдерәбез.

         6 декабрьдә “Гаптери акчалары” районыбыз данын яклап Казанга финал уеннарында катнашырга әзерләнә. Аларга бу җаваплы уенда бары тик уңышлар гына телик.   

         Районыбызда мондый сәләтле яшьләребез булуы белән горурланабыз һәм аларга алдагы иҗади тормышларында матур уңышлар теләп калабыз.

       Кукмара халык театры режиссёры  Сәләхетдинов Р.С.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International