Кукмарада прокуратура экологик кануннарны бозуны ачыклады

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Кукмара районы прокуратурасы җирле акционерлык җәмгыяте эшчәнлегендәге экологик кануннарны тикшерде.

Җәмгыятьнең хуҗалык-эчү һәм җитештерү сулары белән тәэмин итү өчен җир асты суларын чыгаруга Татарстан Республикасы Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясе барлыгы билгеләнде. 

Россия Федерациясе Су кодексы нигезендә, эчү һәм хуҗалык-көнкүрешне су белән тәэмин итү максатларында пычранудан һәм чүпләнүдән сакланучы өске су объектлары һәм җир асты су объектлары файдаланылырга тиеш, алар өчен санитария саклау зоналары билгеләнә. 

Законнарны бозып, җәмгыять тарафыннан санитар сак зоналары билгеләнмәгән. 
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча җәмгыять директоры адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында тәкъдимнәр кертелде, шулай ук РФ КоАП 7.3 маддәсенең 2 өлеше (лицензиядә каралган шартларны бозып җир асты байлыкларыннан файдалану) буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды, ул карау өчен Экология министрлыгына һәм прирога җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International