4 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан үзәк китапханә хезмәткәре Саттарова Л.Р. "Нараткай" лагеренда ял итүче балалар өчен "Ромашка белән юрау"дигән уен программасы үткәрде. Балалар гаилә темасына багышланган викторина сорауларына, табышмакларга бик теләп җавап бирделәр,уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, ә гаилә символы булган ромашканы тизлеккә җыю, ромашка таҗларына гаиләгә хас сыйфатларны язу, ромашка белән юрау чарага тылсым һәм романтика төсмере өстәде.