Бүген Кукмара муниципаль районың террорга каршы комиссиясе утырышы булды

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Бүген Кукмара муниципаль районының террорга каршы комиссиясе утырышы булды. Анда хокук саклау органнары җитәкчеләре, район Советының һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, организация һәм предприятие җитәкчеләре чакырылган иде. Кукмара районында террорга каршы куркынычсызлык буенча бик җитди сөйләшү булды. Террорга каршы комиссия рәисе, Район Башлыгы Р. Рахматуллин утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, районда уяулылыкны арттырыга һәм барлык объектларда  да террорга каршы профилактик чараларны көчәйтүне таләп итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International