4 июль көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Закирова Фирдания һәм Әхмәтова Ләйсән «Нараткай» лагеренда ял итүче балалар өчен «Гаилә-ул без бергә дигән сүз» дигән конкурс – уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар гаилә һәм мәхәббәт яклаучылары - изге Петр һәм Феврония тарихы белән таныштылар, Гаилә бәйләнешләрен саклауның һәм якыннарыңа тугрылык саклауның мөһимлеген белделәр.
Барысы да кызыксынып «Аерылгысыз гаилә - өлкәннәр һәм балалар» викторинасында катнаштылар, анда табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрне искә төшерделәр, «Кем бар кем?» конкурсында катнаштылар. Бик күңелле булды, һәм, әлбәттә, дуслык җиңде!