Китап күргәзмәсе: "Шәҗәләр- нәсел агачы"

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

8 июль көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Л.Р. Саттарова һәм А. Г. Дәүләтшина Комсомол мәйданында "Шәҗәләр-  нәсел агачы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Бу чара Россиядә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. "Шәҗәләр- нәсел агачы" күргәзмәсе шәһәр халкына гаилә кыйммәтләренә, традицияләргә һәм тарихка багышланган әдәбият белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Күргәзмәдә гаиләнең әһәмияте, кеше тормышында мәхәббәт һәм тугрылык, шулай ук гаилә традицияләрен буыннан-буынга саклау һәм тапшыруның мөһимлеге турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук әлеге күргәзмәгә районыбыз халкы ясаган төрле гаиләләрнең нәсел шәҗәрәләре дә куелды. Шәҗәрә төзү буенча төрле мәгълүмат һәм киңәшләр дә җиткерелде. Китапханә хезмәткәрләре китаплар гына түгел, төрле мәгълүмати материаллар да әзерләделәр, алар килүчеләргә күргәзмә темасын яхшырак аңларга ярдәм итте. Чара шәһәр халкының игътибарын җәлеп итте, алар тәкъдим ителгән басмаларны кызыксынып өйрәнделәр һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International