Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 10 июлендә көндез һәм кичен, 11 июлендә төнлә һәм көндез яшенле яңгырлар, боз, томан көтелә. Реклама щитлары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына яшеренмәскә киңәш итәбез. Сак булыгыз! Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.