Семинар-киңәшмәдә ит һәм сөт җитештерүдә булган кимчелекләр турында да сөйләшенде

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

“Кукмара” агрофирмасының “Ярыш” һәм “Правда” бүлекчәләрендә район семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда маллар сакланышы, үрчем алу, ит һәм сөт җитештерүдә булган кимчелекләр, аларны хәл итү юллары турында сөйләшенде. Бүген район буенча көнгә барлыгы 112 тонна сөт сатыла. Бу продукциянең күпчелеге Урал, Вахитов исемендәге Восток хуҗалыкларында җитештерелә.

-Агрофирмаларда да савымны күтәрү, сыйфатлы сөт сату өчен һәр мөмкинлек эшкә җигелергә тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International