Күппрофильле лицей укытучылары командасы иҗади яшьләр телевизион фестиваль-конкурсында өченче урын алды

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Күппрофильле лицейның бер төркем яшь укытучылары беренче республикакүләм иҗади яшьләр телевизион фестиваль-конкурсында катнашып, өченче урынны алып кайтты.

-Фестивальнең зона туры Түбән кама шәһәрендә узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 12 команда үзара көч сынашты. Бәйге шартлары буенча визит карточкасы, вокал һәм бию, эстрада миниатюралары тәкъдим итәргә кирәк иде. Без фетивальдән дүрт диплом алып кайттык. Команданың призлы урынга чыгып фестивальнең Гала-концертында катнашу хокукы алуы барыбыз өчен дә икеләтә сөенеч булды, - диләр алар.   

       Конкурслардан тыш, фестиваль кысаларында төрле темаларга түгәрәк өстәлләр, жюри әгъзалары (рәис – Татарстанның халык артисты Резедә Галимова) белән очрашулар, сәнгать әһелләре катнашында мастер-класслар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International