14 ноябрьдә Казан шәһәрендә Халыкара мәгълүмати үзәктә IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов, “Лукойл” ААҖ президенты В.Ю. Алекперова, “РИТЕК” ААҖ генераль директоры Н.М. Николаева катнашты. Концерт программасында“Голос” программасы катнашучы Э. Каримуллина, “Болгар” бию ансамбле (Яр Чаллы), “Риваят” вокаль ансамбле, кебек республиканың иң яхшы иҗат коллективлары белән беррәттән Кукмара районының Починок Кучук авылыннан “Инвожо” һәм Урта Комар авылыннан “Зангари” удмурт халык фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады. Безнең коллективлар чыгышы тамашачыларда соклану хисләре тудырды.