Куркынычсызлык сәгате:"Минем куркынычсыз җәй"

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

М.Мансуров исемендәге Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары өчен  "Ялкын" яшьләр үзәгенең коворкинг залында   үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г. "Минем куркынычсыз җәем"дигән куркынычсызлык сәгате үткәрде. Чара барышында балалар җәйге чорда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белделәр. Сулыкларда, урманда, юлларда һәм көнкүрештә балаларны сагалап торучы куркынычларга аерым игътибар бирелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре, тимер юл транспортында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре дә мөһим темага әйләнде. Китапханәче җәяүлеләр һәм велосипедчылар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын, караңгы вакытта яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International