6 август көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен «Август аеның язучы юбилярлары» дигән әдәби сәгать үткәрде.
Чара барышында китапханәче 5 август көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче язучы һәм җәмагать эшлеклесе Мәдинә Габделхак кызы Маликова иҗаты белән таныштырып үтте.
Ял итүчеләр шагыйрь, прозаик һәм драматург Салих Баттал(Салихҗан Вазыйх улы Батталов) иҗаты белән таныштылар.”Сөю үрнәге” дигән шигырен тыңладылар.
Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург,публицист һәм җәмагать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин иҗаты белән дә таныштылар.Туфан Миңнуллинның һәрбер әсәре сәхнә түрендә үз урынын тапты.Ял итүчеләр шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың “Без – Тукайлы халык ...Туфанлы!” дигән шигырен дә тыңлап үттеләр.