Кукмара районында суд каршына автомашинага ут төрткән 24 яшьлек ир-ат басачак

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Кукмара районы прокуратурасы Липецк өлкәсенең Грязи шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 33 статьясының 2 өлеше, 167 статьясының 2 өлеше белән каралган җинаять кылуда-ут төртү юлы белән кылынган чит кешенең мөлкәтен аңлы рәвештә юк итүдә гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 04 июнендә 16 сәгать 18 минутта эш фигуранты, Липецк өлкәсенең Грязи шәһәрендә үз өендә булганда, аның iPhone 13 кәрәзле телефонында урнаштырылган «Forvatd» хисап язмасы булган «Telegram» мессенджерында үзенең танышыннан (аңа карата җинаять эше материаллары аерым производствога бүлеп бирелгән) 120 000 сум күләмендә бүләкләү Татарстан Республикасы территориясендә «к836тк 716 Rus» теркәү билгесе белән «SKODA KAROQ» маркалы автомобильне ут төртеп юк итәргә.

Шул максат белән гаепләнүче 06.06.2025 Татарстан Республикасы Кукмара районының Кукмара шәһәренә килеп кунакханәгә урнаша. Шуннан соң эш фигуранты янучан сыеклык тутырылган биш литрлы шешә яшерелгән урынның координаталарын алды. 2025 елның 07 июнендә 01 сәгать 30 минуттан 01 сәгать 45 минутка кадәр, аны үзенә күрсәтелгән урыннан алып, Кукмара шәһәрендә урнашкан йортка килә, анда югарыда күрсәтелгән автомобильнең капоты белән алгы пыяласы арасындагы тишеккә янучан сыеклык түгә һәм ут төртүче ярдәмендә ут төртә. Аннары гаепләнүче, януны фото-видео белән теркәп, аның автомобильне юк итү буенча җинаятьчел максатка ирешүенә инанып, җинаять урыныннан кача.gorenjed Җинаять гамәлләре нәтиҗәсендә зыян күрүчегә 2 233 600 сумлык зыян китерелгән.

Беренчел тикшерү барышында эш фигуранты гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде. Зыянны каплау хисабына беренчел тикшерү органнары тарафыннан гаепләнүченең «HONDA ACCORD " маркалы машинасына арест салынган, бәясе 2 988 500 сум.

Хәзерге вакытта җинаять эше Кукмара район судында карау стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International