Кичә район Советының кече залында җирле үзидарә органнары һәм дини оешмалар мөнәсәбәтләре буенча эш төркеменең утырышы булды. Утырыш барышында төрле оешмалар эшчәнлегенең законлылыгын тәэмин итү сферасында үзара эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү сораулары каралды. Шулай ук, теркәү узмаган оешмалар һәм дини төркемнәрне ачыклау буенча чаралар күрү зарурлыгы әйтелде.