Минем остазым

2013 елның 22 ноябре, җомга

Һәр укучының яраткан фәне һәм яраткан укытучысы була. Минем дә бар андый кешем, ул - Валиев Габделфәт Ханович. Мин аны укытучым дип кенә түгел, ә остазым дип тә атар идем. Габделфәт Ханович күп еллар 1 нче номерлы Кукмара урта мәктәбендә физик тәрбия укытты. Минем үземнең педагог булып китүемдә аның роле бик зур. Аның яхшы сыйфатлары: тыйнаклыгы, кешелеклелеге, кешеләргә ярдәм кулы суза белүе һәммәбезгә һәрвакыт үрнәк булды. Шулай ук, ул оста педагог, психолог та була белде. Физик тәрбия буенча биргән белеме, кызыксындыра белүе, тырышлыгы миңа профессия сайлауга зур этәргеч булды. Аңа охшарга тырышып, мин аның кебек спорт юлын сайладым, физик тәрбия укытучысы булып киттем.

Кызганычка каршы, Габделфәт Ханович безнең арабызда юк инде. Ләкин ул һәрвакыт безнең күңелләрдә. Ел саен аның хөрмәтенә спорт ярышлары үткәрәбез. Кукмара 1 нче номерлы гимназиясендә 9 ел волейбол, Кукмара 4 нче номерлы мәктәбендә 4 ел мини-футбол ярышлары үткәрелде. Ярышларны үткәрүдә аның туганнары, дуслары даими ярдәм итәләр.

Шушы ярышларда минем үземнең шәкертләрем дә катнашып, призлы урыннарны алалар. Күбесе район җыелма командасы членнары булып, республикада район данын яклап чыгыш ясыйлар.

30 ноябрьдә “Зилант” спорт комплексында 14 тапкыр Валиев Габделфәт Ханович истәлегенә мини-футбол буенча 2003 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында район беренчелеге үтәчәк. Ярышларга чакырып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International