Исемең матур, кемнәр куйган?

2013 елның 23 ноябре, шимбә

Олыяз мәдәният йортында “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән кичә үтте. Укучылар һәм үзешчәннәр катнашында узган бу чарада төрле кеше исемнәре кергән җырлар яңгырады, нәфис сүз сөйләнде, “Гөрләвек” бию төркеме дәртле биюләрен башкарды. Һәр катнашучы үз исеменә аңлатма бирде, төрле уеннар уйнатылды. Концертта баянчылар Марсель Закиров, Фирдинант Хаҗиәхмәтов,  гармунчы Рашит Хәнәфиев дәртле көйләрен сузды. Фирдәүсә Хаҗиәхмәтшина, Зөлфия Гыйльметдинова, Ирек Хаммадиев, Мәгъсүм Гарәпшиннарның җырларын халык яратып тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International