17 сентябрь көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, китапханәче Саттарова Л.Р., Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 гимназияның 8 «а» сыйныф укучылары өчен «Татарстанның фронтовик-язучылары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара Бөек Ватан сугышын узган татар язучыларының иҗатына багышланган иде. Саттарова Л.Р. балаларга әлеге кешеләр язмышына төшкән авыр сынаулар, сугышның аларның әсәрләрендә ничек чагылуы турында сөйләде. Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким һәм Муса Җәлил кебек танылган язучыларның биографияләренә һәм иҗатына аерым игътибар бирелде.